«6 СЕЛФИ – АВЫРУ БИЛГЕСЕ»

Галимнәр фикеренчә, көн дәвамында 6 яки аннан да күбрәк селфи ясау психик авыру билгесе булырга мөмкин. Перьм психологлары селфи ясарга яратучы берничә яшь егет һәм кызның сәламәтлеген тикшергәннәр. Нәтиҗәдә, бер кочак авыру, психик тайпылуларга тап булганнар. Шундый авыру арасында паралогик рәвештә үз-үзеңә ышанмау, үз-үзеңнән канәгать булмау, үз-үзеңне саклау инстинктының югалуы һәм невроз да очрый.