БОРЫНДЫКТА БЕР КӨН

Без күреп кайткан Кайбыч районы Борындык мәктәбендә үзенчәлекле укытучылар эшли, гаҗәеп балалар укый, мәктәп үзе дә: “Монда кызык тормыш кайный!” дип, әллә каян ук үзенә дәшеп тора кебек. Һәрхәлдә, машина йөртүче Искәндәр абыегыз: “Адресын сорамагыз, мин ул мәктәпнең кайда икәнен тоям бугай”, – диде. Укытучыларның үзенчәлеге, укучыларның гаҗәплеге нидә икәнен сез “Ялкын”ның ноябрь саныннан укып белерсез. Әлегә кечкенә генә репортаж тәкъдим итәбез.

Кайбыч районында татар телен чибәр, ягымлы апалар гына укыта икән :)

Кайбыч районында татар телен чибәр, ягымлы апалар гына укыта икән 🙂

 

Ә бу - безнең ноябрь санының төп геройлары булачак кешеләр :)

Ә бу – безнең ноябрь санының төп геройлары булачак кешеләр 🙂

Монда Фәйрүзә апаларын шигырь укый ахрысы.

Монда Фәйрүзә апалары шигырь укый ахрысы.

Ләйсән апалары яңа конкурслар турында сөйли.

Ләйсән апалары яңа конкурслар турында сөйли.

Кызлар игътибар белән Ләйсән апаларын тыңлыйлар.

Кызлар игътибар белән Ләйсән апаларын тыңлыйлар.

Егетләр тәнәфесләрен спорт залында үткәрә диделәр.

Егетләр тәнәфесләрен спорт залында үткәрә диделәр.