ИНКЫЙЛАБ СҮЗЕ ТАНЫШМЫ СЕЗГӘ?

Инкыйлаб – революция, элек шулай атаганнар. Бу сүздән соң безнең редакциядә гел Максуди турында сөйләшә башлыйлар. Кем-кем дип шаккатма, хәзер сөйлим!

Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди (Әхмәдһади Максуди, Һади Максуди, Әхмәд Максуди буларак та билгеле, 28 сентябрь 1868 ел ― 28 июнь 1941 ел) ― атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир. Ул төзегән «Мөгаллим сәни» гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китапханәсен – «Китапханәи исламия»не оештыручы буларак та билгеле. Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китаханәсен —«Китапханәи исламия» оештыручыларның берсе. Китапханә 1906 елның 2 гыйнварында ачыла һәм шул көннән башлап 1923 елга кадәр аның мөдире була [3]. Китапханәнең матди ягы «Ярлы мөселманнарга ярдәм» жәмгыяте рәисе М—Б. Апанаев ярдәме белән шәһәр думасы аша хәл ителә, ел саен китапханәгә 1000 сумлап субсидия бирелеп барыла. Китапханә атнага ике көн бары тик хатын—кызлар өчен генә эшли.

Һ.Максуди «Иттифак әл–мөслимин» фиркасын оештыручыларның берсе һәм аның барлык корылтайларының да эшендә катнашкан вәкил. Ул әлеге партиянең мәктәп-мәдрәсә эшләре комиссиясе секретаре буларак та шактый гына эшләр башкарган, ә Казан шәһәр думасы әгьзасы — гласный буларак, шушы проблемалар каралганда, дума жыелышларында чыгышлар ясаган.

Беренче бөтендөнья сугышын халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул итеп, Максуди 1914 елның август аенда Казанда, Петроградтан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла С. Иманколый белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен жиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара. Октябрь инкыйлабыннан соң 5—6 тел белгән, З0 елдан артык педагогик стажлы һәм 30 лап дәреслек язып бастырган педагог—галимнең, 12 еллык журналистлык тәжрибәсе булган татар дөньясында киң танылган шәхеснең—төрки халыклар арасында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә «хезмәтләре гаять бөек булган»[4] Әхмәтһади Максудиның совет хөкүмәтенә кирәге калмый. 1927 елда хөкүмәт тарафыннан «пожизненно» дип 50 сум күләмендә пенсия билгеләнелә. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәжбүр була. Шушы шартларда да галим үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый. 1927 елда ул 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган «Фәнни камус»ын — татарча беренче энциклопедик сүзлек бастырып чыгара.

Октябрь инкыйлабыннан соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә 1933 елның 16 гыйнварында алына. Ул ВСФП—Бөтенсоюз социал-фашист партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет хакимиятенә каршы эш алып баруда, Төркия файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге С.Максуди, Г.Исхакый, Ф.Туктаровлар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 4232 нче номерлы әлеге эшне оештыручылар—НКВД органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен жыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен-төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың житәкчесе итеп билгеләнелә һәм 3 елга Вятка шәһәренә сөргенгә жибәрелә.

 

Һ. Максуди сөргендә дә үзенең гыйльми эшчәнлеген ташламый. Көнчыгыш фәлсәфәсен яхшы белгән галим монда көнчыгыш фәлсәфәсенә багышланган хезмәтен – «Восточная логика»ны — яза һәм аны русчага тәржемә итү белән шөгыльләнә. Бу — фәлсәфә буенча татарча язылган беренче хезмәт.

Сөрген срогы тулганнан соң, 1936 елның ахырында Һ.Максуди Казанга кайта. Ләкин ул иректә озак яши алмый. 1937 елның гыйнварында тагын шул ук контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп аны кабат кулга алалар.

1938 елның 10 гыйнварында Һ.Максудига ачылган «эш», сәламәтлеге бик начарлану сәбәпле, туктатыла һәм 1939 елның 2 февральдә ябыла. Аңа, шулай итеп, хөкем карары чыгарылмыйча кала. Төрмәдән чыккач, Һ.Максуди инде озак яши алмый, ул 1941 елның 28 июнендә вафат була. Кабере Яңа Бистә зиратында, Тукай кабере белән янәшә.