САК БУЛЫГЫЗ: ТОМАН ҺӘМ ЯШЕН!

9 август җомга көнне Татарстанда томанлы һәм яшенле һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Республикасы Гидромецентры хәбәр итә.  

Төнлә һәм иртән – томан, иртән һәм көндез – яшен булачак. Көньяк-Көнбатыш җилнең тизлеге 16-21 м/секундка кадәр артачак. Аерым районнарда көчле яшенле яңгыр булыр дип көтелә. Томан булу сәбәпле, юлларда йөрү авырлашырга мөмкин.

Юлларда сакланып, карап йөрегез!