ЭССЕ ҖӘЙ КИЛӘ! ОЗАККАМЫ?

Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына КФУ дагы атмосфера  метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Татарстанда җылы һава торышы 10 көн чамасы сакланачак.

– Айдан артык сакланган циклон, ниһаять, китте. Хәзер без югары басым кырында, көньяктан җылы килде. Шуңа күрә бу көннәрдә республикада шактый эссе булачак, – дип ассызыклый белгеч.

Аның сүзләренчә, якынча 23 августка кадәр Татарстанда һава температурасы 25-26 градус дәрәҗәсендә сакланачак. “Бу еш кына шулай була: әгәр дә ай башы яңгырлы һәм салкын икән, ай уртасына җылы һава торышы урнаша”, – ди Переведенцев.

Җылы һава торышы көндез генә түгел, төнлә дә сакланачак. 16 сыннан 17 сенә каршы төнлә – 18 градус, 18еннән 19 ына – 19 градус җылы булачак.