МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН АКЧАНЫ – ДӘҮЛӘТТӘН!

Россия Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев Россиядә “Беренче сентябрь капиталы” программасын булдыру тәкъдиме белән чыккан. Аның фикеренчә, баланы мәктәпкә җыю ата-ана өчен бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә аларга ярдәм чарасы турында уйларга кирәк.

– Баланы мәктәпкә җыйганда гаиләнең чыгымнары бермәбер арта. Мәсәлән, узган ел мәктәп укучысына кирәк-яракларның якынча бәясе 11,4 мең сум тәшкил иткән.  Күп кенә гаиләләр өчен бу – шактый зур сумма, – диелә документта.

“Беренче сентябрь капиталы”ның максаты исә, ата-аналарның баланы мәктәпкә җыю өчен киткән чыгымнарын каплау.  Тик әлегә бу ярдәмнең төгәл суммасы күрсәтелмәгән.