Дөнья масштабындагы чемпионат бездә узсын да күрмичә дә кал инде! Болай булырга тиеш түгел! Һәркем әлеге ярышларны күрә алсын өчен, 23-26 август – WorldSkills чемпионаты ярышлары көннәрендә “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгенә берничә төр транспорт – электричка, бушлай шаттллар оештырыла.
Электр поездлары расписаниесе
«Казан» станциясеннән («Казан-1» тимер юл вокзалы) «Аэропорт» станциясенә кадәр («Казан Экспо») | |
23-26 август | |
КИТҮ ВАКЫТЫ | КИЛЕП ҖИТҮ ВАКЫТЫ |
8:25 | 8:45 |
9:50 | 10:17 |
12:00 | 12:26 |
14:18 | 14:45 |
«Аэропорт» станциясеннән («Казан Экспо») «Казан» станциясенә кадәр («Казан-1» тимер юл вокзалы) | |
23-26 август | |
КИТҮ ВАКЫТЫ | КИЛЕП ҖИТҮ ВАКЫТЫ |
10:00 | 10:28 |
11:10 | 11:37 |
13:18 | 13:48 |
15:23 | 15:50 |
17:25 | 17:45 |
- Билет бәясе – 40 сум
- Тулырак мәгълүматны биредә (https://www.sodruzhestvoppk.ru/) белеп була
Бушлай шаттллар расписаниесе:
- Алар «Леруа Мерлен» (Оренбург тракты, 174), «Дубравная» метро станциясе һәм «Мега» сәүдә үзәгендәге (пр.Победы, 141) парковкалардан китә.
- Шатттлда бару өчен принтер аша чыгартылган яки электрон билет, ә оештыру комитеты яки волонтерларга бейджны күрсәтү кирәк
Шушы җирдәге парковкалардан:
«Леруа Мерлен»
«Дубравная» метро станциясе «Мега» сәүдә үзәге |
«Казан Экспо»дан (G3 чыгу юлы) |
Юлда вакыт: 35 минут
Юл арасы: 30 чакрымнан артмый Транспорт тибы: шәһәр автобусы |
|
23 август | |
9:30; 10:30; 11:30;
12:30; 13:30; 14:30; 15:30 |
11:00; 12:00; 13:00; 14:00;
15:00; 16:00; 17:00; 17:30 |
24, 25, 26 августа | |
8:30; 9:30; 10:30; 11:30;
12:30; 13:30; 14:30; 15:30 |
10:00; 11:00; 12:00; 13:00;
14:00; 15:00; 16:00; 17:00; 17:30 |
«Мега» янында катнашучыларны утырту зонасы
«Леруа Мерлен» янында катнашучыларны утырту зонасы
Бушлай автобуслар шулай ук Горький исемендәге парктан һәм Горки-Әмәт урман-паркыннан да китәчәк.
Әлеге мәйданчыкларда махсус табличкалар куелачак, шулай ук волонтерлар эшләячәк.
Такси
- Бару уртача 500 сумга төшәчәк.
“Казан Экспо” территориясенә машина белән кереп булмаячак. Тик шәхси автомобильләр өчен “Казан Экспо” янында 330 машинага парковка урыны булдырыла.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде