DOTA 2 ҺӘМ FIFA УЕННАРЫН – МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА!

Интернетны камилләштерү институты Россиянең Мәгърифәт министрлыгы өчен шундый эчтәлектәге документ әзерләгән. Алар  яшүсмерләр һәм яшьләр арасында популяр булган Dota 2 һәм FIFA уеннарын факультатив дәрес буларак мәктәп программасына кертергә тәкъдим итә. 

Алар фикеренчә, Dota 2 укучыларга реакция тизлеген камилләштерергә ярдәм итәчәк. Шулай ук, бу дисциплиналар командада уйнау, стратегик уйлау, креативлык кебек сыйфатларны да үстерәчәк.

Dota 2 һәм FIFA дан тыш, Hearthstone, Dota Underlords, World of Tanks, Minecraft һәм CodinGame кебек уеннарны да мәктәп программасына кертергә тәкъдим итәләр.

– Бу – гомуми кабул ителгән киберспорт дисциплиналары. Алар буенча илкүләм генә түгел, хәтта халыкара чемпионатлар уздырыла, – диелгән документта.