ҮЗ ЮЛЫМ БӘЙГЕСЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ ҮЗГӘРДЕ

ҮЗ ЮЛЫМ БӘЙГЕСЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ

Кадерле каләмдәш дусларыбыз! «Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясенең шартлары үзгәрде.

  • Беренчедән, безнең оештыручылар исемлеге тулыланды: безгә Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Калеб» яшьләр җыены кушылды. Аларга ихластан хуш килдегез дибез…
  • Шатлыклы хәбәрләр арта тора: җиңүчегә Финляндия татарлары премиясе биреләчәк (!). Акчалата, әлбәттә.
  • Өченче күңелле хәбәр – эшләрне кабул итү вакыты озайтылды.

Шартлар үзгәргәнгә, бәйгенең этапларында да бераз үзгәрешләр күзәтелә. Тулырак мәгълүмат алу өчен  http://yalkyn.com адресы буенча сайтыбызга рәхим итегез.

Языгыз! Иҗат сезне яңа үрләргә күтәрсен, безне дә сезнең белән таныштырсын…