МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ… (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ)

Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче Матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган…

Атлары табылыр. Табылмаса да берни эшләр хәл юк. Ат дип инде… Гомер-гомергә атлар югалып торган. Кеше бәласе түгел бит. Ә менә кеше баласы… Кеше баласы кызганыч. Кайдадыр буран куенында хәлсез, җансыз булып ята микән мескенкәй?

Авыл ирләре, икегә бүленеп, бер төркеме ындыр артларыннан, икенчесе Чабак елгасы буйларыннан йөреп кайтырга булдылар. Хатын-кызлар, җыелышып, Халидәне тынычландырырга калдылар. Берничә сәгатьтән бишәр-алтышар кешелек ике төркем иске тегермән буасы өстендә очрашты. Буранның, тагын да көчәеп, пыр тузынган бер вакыты иде бу. Ул ихтыярсыздан гарасат эчендә калган Хода бәндәләренең әле бүрек колакларыннан, йә булмаса күтәрелгән якаларыннан яисә җиң-чабуларыннан тарткалап китә, әле юлны карау өчен генә ачылып алган йөзләренә, күз-керфекләренә әчеттергеч салкын карын сылап куя…

Өзек-өзек сүзләр белән генә сөйләшеп алалар. «Бармы?» — «Юк». «Табылдымы? — «Юк». «Ишетәсеңме?» — «Юк». Шул гына. Зәкәрия бөтенләй дәшми. Аның күңелендә ниләр генә бардыр. Әнә ничек өзгәләнә, изалана. Шул арада олы, матур күзләре эчкә кереп баткан, йөзен вак-вак җыерчыклар каплап өлгергән. Үзе бертуктаусыз тәмәке кабыза. Бер-ике генә суыра да ташлый, бер-ике суыра да ташлый. Суыктан туңа башлаган борын очына ак төймә ябыштырып куйганнар диярсең, — аны сизми дә ул…

Тагын таралдылар. Бу юлы Курай тавы буйларын, фермалар артына җыелган эскерт тирәләрен карап кайтырга булдылар. Очрашу урыны итеп тимерчелек артында үсеп утырган кушкаен агачын билгеләделәр. Кемдер: «Ориентир номер один — кушкаен», — дип көлдермәкче булса да, авыз ерып елмаючы табылмады.

Шулай йөри торгач, тагын бер-ике сәгать вакыт үтте. Әзмәвердәй ир-атларның бөтен авыл буйлап эзләнеп йөрүе буранның җен ачуларын чыгарды. Ул тагын да ярсыбрак улый башлады,авыл бетереп, арлы-бирле йөрүче адәм балаларын этеп-төртеп өйләренә куып кертмәкче булды. Әмма бу юлы да теләгенә ирешә алмады. Аптырагач, бөтенесенә кул селтәп, Чабак елгасы аша салынган агач күпер астына төшеп, шыңшый-шыңшый бөгәрләнеп ятты.

Кинәт бөтен дөнья тынып калды. Көн ачылып китте. Халидә белән Зәкәриянең буранда адашып югалган кече малаен эзләүче ирләр дә иркен тын алдылар. Буран туктаган мәлдә ике төркем дә ферма янына тарттырып куелган эскертләр рәтенә якынлашып киләләр иде. Алар очрашып кушылырга, сүз алышырга өлгерми калдылар, арадан кемдер шомлы тавыш белән:

— Нинди әкәмәт бу?! — дип, кычкырып диярлек әйтеп куйды. Бөтен кеше, бердәй булып, сөтче Нурыйга табан борылды, аннары, аның күз карашы буйлап, кыр ягындагы иң соңгы эскерт янәшәсендә пар бөркеп торган кар кибәненә төбәлделәр…

Чып-чын могъҗиза иде бу. Бу чыгарып, парланып утырган кар тавын, кар түмгәген кемнең күргәне бар соң?!

Нидер сизенгән кебек, барысы да дәррәү шунда ашыктылар. Беренче барып җиткәннәр, кушкуллап, яңа, йомшак карны читкә көрәргә керештеләр. Борыннарына ат исе килеп бәрелгәч кенә, аңышып, бер-берсенә карашып алдылар. Озакламый бөтенесе дә ачыкланды. Кеше биеклеге кар өеме астыннан колхозның югалган биш аты килеп чыкты. Алар түгәрәкләнеп басканнар да, башларын түбән иеп, урта бер җирдә, карлы салам өстендә хәлсез, җансыз булып яткан бала кисәгенә җылы тын-сулышларын өреп, пар-бу бөркеп торалар…

Кешеләрне күрүгә, атлар алмашлап башларын калкытып алдылар, кайсыдыр тонык кына кешнәп куйды. Әмма бер ат та урыныннан кузгалмады. Зәкәрия, йөгереп килеп, малаеның өстенә иелде, аның башын күтәреп, ипләп кенә күкрәгенә кысты:

— Балам!..

Бала ыңгырашып куйды. Аннары, акрын гына бозлы керфекләрен ачып, хәлсез, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:

— Әтием… Минем янга атлар килде… — диде.

3 март, 2003 ел.