УЕН (АНТИХИКӘЯ) – ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ

Кафе. Ишектән тәкәббер генә бер чибәркәй килеп керде. Залга үтешли, янәшәдәге өстәл артында моңаеп утыручы егеткә күз сирпеп алды. Әллә исәнләште дә инде?

— Исәнмесез?

— Исәнмесез…

Тормышның кануннары шундый — бу очракта егет чибәркәй янына килеп утырырга, аның белән танышырга тиеш.

Затлы шәраб шешәсе тотып килгән егетне кыз шулай булырга тиеш кебек кабул итте. Ләкин үзенең йөзен дә югалтмады.

— Мөмкинме?

— Мин… таныш түгел егетләр белән сөйләшмим…

— Ә без танышлар бит.

— Юктыр, таныш түгелдер…

— Ничек? Бая гына исәнләштек түгелме?

— Мин бит болай гына… Ялгыш кына…

— Юк инде, таныш дигәч — таныш. Исәнләшкәнбез икән, димәк без — танышлар… Этика шуны таләп итә.

— Этика? Сез бу сүзне каян беләсез?

— Беләм, ник белмәскә?!

— Тагын нинди матур сүзләр беләсез?

— Тагынмы? Тагын… Язмыш дигән сүзне беләм. Мәхәббәт, Бәхет дигән сүзләрне…

— О! Менә сез нинди зыялы икән! Хәтта шагыйрь!

— Ә нигә — “сез”?

— “Син” булмас бит инде.

— Ник булмасын?!

— Минемчә, “син”гә иртәрәк әле.

— Бер дә иртә түгел, нәкъ вакыты.

— Ярый, “син”дә булсын ди… Шуннан? Ни өчен “син” инде?

— Чөнки без бергә яшәячәкбез.

— Нәрсә-ә-ә?

— Без бергә булачакбыз, дим…

— Ә менә бу юлы арттырып җибәрдең…

— Бер дә арттыррмадым.

— Ышандыр.

— Ышандырам. Мин сиңа ошыйммы? Дөресен әйт! Ошыйммы?

— Синме? Син… Юк… Ошыйсың!..

— Син дә миңа ошыйсың… Ышандырдыммы?

— Аңламадым.

— Аңладың аңладың…

— Чынлап аңламадым…

— Без бит бер-беребезне ошатабыз, тагын нәрсә кирәк — бергә буласы гына кала.

— Ай-һай җиңел хәл итәсең син язмыш дигән әйберне. Тормыш ул катлаулырак, кем…

— Сәлам!

— Ә? Сәлам! Исәнләштек бит инде.

— Минем исемем шундый. Сәлам. Ягъни — “Исәнме-саумы, привет, гутен таг!” дигәнне белдерә. Ә син кем?

— Минме? Мин… Ә нәрсәгә ул сиңа?

— Сиңа нәрсәгә, миңа да шуңа.

— Шулай да, нәрсәгә?

— Кирәк, өйләнү турындагы таныклыкка язу өчен кирәк!

— Әһә! Менә бу юлы чынлап ялгыштың!..

— Юк, ялгышмадым.

— Ышандыр.

— Ышандырам. Син минеке булмасаң да, икенче бер сылуга өйләнгән чакта, таныклыкка: “Фәлән кыз миңа кияүгә чыкмаганлыктан гына өйләнәм”, — дип язып куячакмын…

— Синең белән кызык! Рәхәт…

— Соң, шулай булгач?

— Нәрсә — шулай булгач?

— Бергә булырга кирәк безгә.

— Бергә?

— Әйе, бергә.

— Кит, оятсыз!

— Аңламадың… Әйдә вәгъдә бирешик, димим бит мин… Вәгъдә — иман; аны кем ничек саклый — шулай әҗерен дә күрә…

— Җиңел бирелгән вәгъдә җиңел китә дә ул…

— Җиңел килгән мәхәббәт җиңел китә, димәкче буласыңмы?

— Әйе.

— Карале, син дә кызык… Синең белән дә рәхәт…

— Юктыр…

— Рәхәт дигәч рәхәт. Син… балалар кебек. Наив һәм мудрый.

— Берьюлы наив та, акыллы да булып буламыни?

— Була. Әнә балаларга кара. Кешенең бөеклеге, аның кеше буларак мөлаемлеге шушы ике сыйфатны яраклаштырып яшәүдә. Аның гармониясен булдыруда…

— О! Син — философ!

— Ә мин чынлап та философ! Күңелем белән дә, эшем буенча да… Университетта укытам мин.

— Димәк, сиңа яшәү җиңелрәк…

— Ә-ә? Ни өчен?

— Бөтен проблемаларыңа фәлсәфи күзлектән карап кына хәл итеп барасың…

— Анысы дөрес… Ләкин аның бер авырлыгы да бар.

— Нинди?

— Философ кеше, телиме, теләмиме, үз тормышына, үз борчуларына гына йомылып калмыйча, бөтен кешелек, бөтен дөнья проблемалары өчен борчылып, җаваплылык тоеп яши… Аның фикерләү рәвеше шундый… Бу яклап аңа кыенрак та…

— Син әйбәт кеше, Сәлам. Үз тормышың турында сөйләле…

— Нәрсәсен сөйлисең инде? Аның бер кызыгы да юк. Ә менә синең тормышыңны сөйләп бирә алам.

— Син күрәзәчеме әллә?

— Күрәзәче. Минем күрәзәлегем сиңа гына кагыла, Румия.

— Ой! Каян белдең минем исемне?

— Әйттем бит күрәзәче дип…

— Шуннан-шуннан?

— Шуннан… шул. Синең ирең бар. Әйбәт кеше. Гомерлек ярың булачак ул. Өч яшьлек кызыгыз бар. Әдилә. Сез өчәүләп урманда йөрергә яратасыз. Сиңа зәңгәрсу күлмәкләр ошый…

— Тагын-тагын?

— Син чит илгә сәяхәт кылырга хыялланасың ә иреңнең акчасы юк…

— Монысы вак әйберләр… Ә менә әйт әле — ирем мине яратамы?

— Ярата! Үлеп ярата! Синнән башка ул үз тормышын күз алдына да китерә алмый!

— Чынлапмы? Ә хәзер кайда ул?

— Улмы? Ул… хәзер… синең каршыңда утыра!

— Шаяртма! Мин синнән башка беркемне дә күрмим…

— Ныклабрак карале… Юк-юк, карама. Күзләреңне генә йом. Йомдыңмы? Ә хәзер ач!

…Ярты сәгать элек кенә очраклы рәвештә танышып, хәзер исә сыенышып, көлешә-көлешә ишектән чыгып баручы бу ике сәер кешегә кафедагылар гаҗәпләнеп, хәтта шаккатып карап калдылар. Бер Ходай тәгалә белән мин — шушы юлларның авторы гына аларның үз тормышларыннан уен ясап кызык табып йөрүче ир белән хатын икәнлекләрен төгәл белә идек.