Иҗат

“ПЕДАГОГ” – ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ

Безнең ишегалдында малайлар тату түгел. Шуңа эчем пошып йөри. Пошмаслыкмыни? Өч малай җыелган җирдә икесе өченчесен кыйнамый китми. Югыйсә, күп тә түгелләр: җәмгысе алты малай. Шул алты бөртек бәгырь кисәге дә бер-берсен рәнҗетеп, кимсетеп торсын…


«БҮРЕЛӘР ҺӘМ ИОҺАНН СЕБАСТЬЯН БАХ» – ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ

Электричкадан төшкәч, Ленар станцияне уратып алган пыяла кибетләр янында озак юанмады, күршедәге Бүреле авылында яшәүче әбисенә күчтәнәчкә кипкән җимеш, ярты кило лимон һәм берничә кап чәй сатып алды да җәяүләп кенә олы юлга таба китте….


«Еллар дәверендә көз исе…» Энҗе Хөсәенова

Энҗе Хөсәенова – Әтнә районы Бахтаче авылы кызы. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк булып үскән бу кызның иҗаты үтә дә саф, якты хисләр белән сугарылган. Бу шигърияттә яшьлек кайнарлыгы да, үкенү ачысы да, җылы хатирәләр дә бар….


«КОЯШ БҮЛӘК ИТӘМ» /хикәя/

Җәй көне әти-әнисе Ләйләне, машиналарының арткы утыргычына утыртып, әби-бабасы янына авылга алып кайтып китте. Кызлары саф һава сулар, җиләк-җимеш ашар, әби-бабасына бер юаныч булыр, диделәр. Әле беренче генә сыйныфны тәмамласа да, Ләйлә бик тә кызыксынучан,…


ҖӘЙГЕ КИЧ

Шундый тыныч бездә җәйге кичләр, Җил дә исми, кояш – баешта. Тирән күктә йолдыз тәлгәшләре, Ничек алар бергә оешкан? Атылалар офыкларны ярып, Ник йолдызлар шулай сүнәдер?.. Күккә карап җавап тапмак булам, Белсә, бары Раббым беләдер……


Ачып куй җаныңны кояшка…

*** Ачыкмы тәрәзәң пәрдәсе? Ачык та, әмма юк кояшы… Табылыр, өзмәче өметең, Әлегә бары тик җәй башы. Җанында кояш бар һәркемнең, Яктырырга ирек бир аңа. Шулчакта бары тик дөнья да Күренер башкача, өр-яңа. Онытма: ни…


КҮҢЕЛ – САЛАВАТ КҮПЕРЕ /хикәя/

Җәй… Бигрәк эссе! Көндезен барлык балалар елгаларга, күлгә таралышып бетәләр.  Мөгаен, бу җәйге челләдән котылуның бердәнбер нәтиҗәле юлыдыр.  Кояш батканчыга кадәр урамнан бер баланы табып алам, димә. Тик Асияне генә абыйлары үзләре белән елгага ияртми….


«УЛ МИНЕМ АПАМ ШУЛ» /хикәя/

Ул көнне авылыбыз клубында концерт булырга тиеш иде. Әллә елы шундый килгән, әллә үзем әлегә буйга кечкенәме – төгәл генә әйтеп булмый, аны­сы да, монысы да дөрестер – өй кыегына менеп җитә язган кар өеменнән…


«Сагыныр идеңме назымны?..» Оксана Ильюп

*** Язланган кыш елый кызларча, Эреп аккан карга төелеп. Тезләренә башын сала да Рәнҗүләрдән үкси бөгелеп.   Ә яз, имеш, килгән күрергә, Тик кыш кына тарсынып кача. Аксак кыш та быел ничектер Башка төрле китә….


«Булмас димә. Дөнья бу!» Рания Нәфыйкова

Быелгы кышның кырыс булуына ачу иткән кебек, яз иртә килергә уйлаган, ахрысы. Төннәрен салкын булса да, көндез инде кояш күзләрне чагылдыра, бит очларын җылыта башлады. Бөтен җирдә яз исе. Урамдагы юлларны тутырып басу-кырлардан төшкән кар…