ГАЛИМ БУЛАМ ДИСӘҢ…

Галим булам дисәң, бөек галимнәрнең тормыш юлына күз салырга киңәш итәбез. Бүген менә бөек галим Сәгыйть Исәнбаев турында сүз йөртик әле, аның бит туган көне!!!

Тормыш юлы2

Сәгыйть Исәнбаев 1895 елның 8 ноябрендә хәзерге Татарстанның Әлки районы Исәнбай-Карамалы авылында туа. Аның фамилиясе Карамалы авылын нигезләгән Исәнбай бабайдан калган.

Яше җиткәч, мәдрәсәдә укып, ул аны 1915 елда тәмамлап чыга һәм 1916 елда укытучылык эшенә керешә. 1917 еллардан соң ул Арчада педагогия училищесын тәмамлый. 1923 елда Урта Азиядә, Коканд шәһәрендә укытучы булып эшли. Бу вакытта аның гаиләсе була, хатыны Мәрзия Гыймади кызы Исәнбаева да укытучы буларак хезмәт итә. 1923 елның августында аларның беренче балалары Фәргат туа.

Исәнбаевлар гаиләсе үзбәк халкына мәгърифәт таратучылар булып яшәгәннәр. Кайбер хәбәрләргә караганда, алар педтехникум яки пединститутта эшләп, югары белемле педагоглар хәзерләүгә өлеш керткәннәр. Исәнбаевларның икенче балалары Фирдәүс исемле кыз, шулай ук Кокандта 1925 елда туган, соңрак Казанда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы физика-техника институтында техник фәннәр кандидаты булып эшләгән.

Сәгыйть Исәнбаев 1933 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта. Аннан кайткач, аларның 1952 елгача Казанда Каюм Насыйри урамындагы 38 нче йортта яшәүләре төгәл мәгълүм. Казанда Сәгыйть белән Мәрзиянең тагын бер улы туган.

Сәгыйть Исәнбаев Таткниготорг кибетендә мөдир булып эшли, ә 1952 елны аны Таткниготоргның өлкән товароведы итеп күтәрәләр.

1956 елда аны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына лаборант итеп эшкә алалар. Бу эштә ул нигездә татар әдәбиятының борынгы әсәрләрен гарәп имласыннан кириллицага күчерергә, шәрехләр һәм авыр аңлаешлы сүзләргә аңлатма-сүзлекчәләр төзергә тиеш була. Ул эшне тырышып башкара һәм моны күреп, аңа 1958 елның 25 февралендә кече фәнни хезмәткәр дигән фәнни дәрәҗә бирәләр. Галим 1972 елның 29 мартында вафат була.

 

Иҗаты

Сәгыйть Исәнбаев Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», әл-Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Сайядинең «Дастане Бабахан», Кандалый шигырьләре текстларын гарәп имласыннан кириллицага күчерә, аларга сүзлекләр төзи. Бу хезмәтләр «Борынгы заман татар әдәбияты» китабы булып нәшер ителәләр (1963). Шулай ук ул 1966 елда Тукайның 80-еллыгы уңаеннан аңа багышлап альбом төзи. 1970 елда «Тукай тормышының хроникасы» дигән хезмәтен тәмамлый.