ДҮСМӘТ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ

ДҮСМӘТ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ

Мамадыштан сәлам! Бүген Мамадыш районының Дүсмәт гомумибелем бирү мәктәбенең укучылары иҗаты белән таныштырасыбыз килде сезне… Укыгыз, илһамланыгыз, языгыз…

Энҗе Мөбәрәкҗанова

Көзләр җитте

Көзләр җитте моңсуланып

Бөтен җир алтын төстә.

Агачлар да сагышларда,

Әй, моңсу бу көзләрдә.

Урманда да инде тып- тын,1

Шат инде җырлар да юк.

Озакламый кышлар килер

Көз белән саубуллашып.

 

 

Диләрә Нәфыйкова

***

Әнием таңнан торып,

Тәмле ашлар пешерә.

Үзе чигә, үзе бәйли,

Һәр эшкә дә өлгерә.

Минем әни бик-бик әйбәт,

“Балакаем”, – дип тора.

Авыр чакта булыша,

Елаганда юата.

Әниемне мин яратам,

Ул бит безгә шатлана.

Әнием елмайганда

Өебез дә җылына.