БҮГЕН ИКЕ ГАЛИМНЕҢ ТУГАН КӨНЕ

Бүген ике галимнең туган көне: берсе – Мидхәт Гайнуллин, икенчесе – Александр Җамалиев.

Алар турында бераз сөйләп китик әле

Александр Җамалиев, Александр Фазыл улы Җамалиев, рус. Замалеев Александр Фазлаевич (13.11.1943) – фәлсәфә фәннәре докторы (1988), Санкт-Петербург дәүләт университетының фәлсәфә институты профессоры (1989), рус фәлсәфәсе кафедрасы мөдире (1991). «Вече» журналын нәшер итүче (1994). 1943 елның 13 ноябрендә Алманиянең Рейн өлкәсе (хәзерге Төньяк Рейн-Вестфалия өлкәсе) Эшвайлер (алман. Eschweiler) шәһәрендә туган. Әнисен Бөек Ватан сугышы елларында Украинадан Алманиягә тоткын сыйфатында алып киткән булганнар. Әтисе дә, Курск дугасында әсирлеккә эләгеп, гомеренең бер өлешен алман җирендә үткәргән. Сугыш беткәч, ир белән хатын чит илдә янә бер-берсен очратканнар. Әтисенең туган җире — Октябрь районы (хәзерге Әлмәт районы) Елховой авылына кайтканнар. Әсирлектә булулары «халык дошман»лыгына тиңләштерелгәч, гаилә Красноярск шахталарына чыгып китә. Сталин үлгәч, гаилә янәдән туган якларга кайта, Нурлат нефть ятмаларын үзләштерүдә катнаша.

Фазлый улы Гайнуллинны – Башкорт дәүләт университеты галиме, филология фәннәре докторы, профессор, язучы, әдәбият белгече.

Ул Башкортстанның Бүздәк районы Бәләкәй Өчтүбә татар авылында туып үсә. 17 яшендә, үз теләге белән, Чиләбе авиамеханиклар училищесына укырга керә. Аннан соң фронт юлларын үтә. Җиңүне ул Алмания җирендә каршылый. 1946 елда гына ул сугыштан әйләнеп кайта. 1947 елда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Аннан соң СССР Фәннәр академиясенең Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының аспирантурасына кабул ителә һәм аны уңышлы тәмамлый.

Атаклы галимнең бар хезмәт юлы Башкорт дәүләт университеты белән бәйле. Биредә ул филологларга һәм журналистларга белем биреп кенә калмый, ә 30 ел буе ректор Шәйхулла Чанбарисовның уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта фәнни һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Г. Хөсәенов белән берлектә «Совет Башкортстаны язучылары» биобиблиографик белешмә авторы (Уфа, 1969).