“БЕР ТӘМСЕЗ СҮЗ”

Беренче сентябрь иртәсе. Бөтенесе дә мәктәп ишегалдына җыелганнар. Бәйрәмнең тантаналы өлеше беткәннән соң, һәр укучы үзенең сагынган укытучысы, иптәшләре белән классларына таралыштылар.

Беренче сыйныфта укыячак Илгиз дә булачак укытучысына ияреп класска керде. Ләкин бәйрәмчә матур итеп киенгән иптәшләре арасында Илгиз аерылып тора: әйтерсең лә күбәләкләр арасына эләккән кара чебен! Чөнки Илгиз өстендә инде шактый кечерәеп беткән кәчтүм-чалбар. Бу киемнәрне аңа әти-әнисе исән вакытында ук алганнар иде. Ә хәзер ул – ятим.

Класста да Илгиз янына утыручы булмады. Укытучы апалары аларга беренче дәрестә туган тел турында сөйләде һәм Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен ятлап киллергә кушты.

Көн артыннан көн үтте. Шигырь әйтер көн дә җитте. Балалар барысы да яттан шигырьне бик матур итеп сөйләделәр. Чират Илгизгә дә җитте. Ләкин ул җавап бирмәде. Укытучы кызарынды, Илгизне каты итеп тиргәде, аңа «2»ле билгесе куйды.

Ул көнне Илгиз елый-елый өенә кайтып китте һәм атна буе мәктәптә күренмәде. Хәреф тә танымаган малайның шигырь ятлатырлык та якын кешесе юклыгын белгәч, укытучы бик нык үкенде. Ләкин соң иде. Илгизнең беренче укытучысына, иптәшләренә, мәктәпкә булган мәхәббәте сүнгән инде.

Дуслар! Бер-беребезгә игътибарлырак булыйк. Әйтәсе сүзләребезне уйлабрак әйтик. Илгиз белән укытучы хәлендә калмыйк!

Зәкиева Гөлназ,
Апас